«Бакча сезоны башланыр алдыннан»: мәгълүмат сәгате (16+)

Кыш әле үтмәгән, әмма бакчачылар бай уңыш алу өчен үз биләмәләрендә эш башлау турында уйлана башлады инде. 6 нчы санлы китапханәдә «Безнең бакча» һәвәскәр бакчачылар клубының беренче утырышы узды.
Анда Россиядә тамыр җәюче һәм әдәбият, вакытлы матбугат битләрендә яктыртылучы төрле җир эшкәртү чаралары турында фикер алыштылар. Бакчачыларның төп максаты – бернинди «химия» кулланмыйча, экологик яктан чиста яшелчә һәм җиләк-җимеш алу. Икенче максат – агротехник ысуллар һәм табигый чаралар – органик мульча, сидератлар, биопрепаратлар һ.б. хисабына торгызылучы туфракның уңдырышлылыгын арттыру. Клуб әгъзалары бу максатларга ничек ирешу һәм безнең климатка ярашлы яшелчә сортларын ничек сайлап алу турында тәҗрибәләре белән уртаклашты. Китапханәче нитратлар, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш турында берничә китапны тәкъдим итте, бакчачыларны бакча эшләре календаре белән таныштырды. Катнашучылар бу чарада үзләре өчен бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алды. 

Поделиться: